Китап (роман)
– Син!.. – диде ул, нәфрәтен җиңәргә тырышып. – Син үзеңне кем дип беләсең?!
– Гафу итегез… – дип сүзгә кушылды Илнур. – Без бөтенләй икенче нәрсә турында сөйләшә идек… Без сезнең хакта түгел… Һәм Илгизәр дә тәмәке төпчеген сезгә тидерергә теләмәгән иде… Шулай бит, Илгизәр?
Мин йодрыкларымны бәйдән ычкындырмаска тырышып кына тора идем. Бер сүз дә әйтә алмадым. Табын хуҗасының кыяфәте дә, Илнурның мескенләнүе дә миңа ошамый иде. Шулай да башымны кагарга мәҗбүр булдым.
– Мин синнән сорамыйм, – диде табын хуҗасы, – мин аның үзеннән ишетергә телим.
Әлбәттә, Илнур барысын да уңай гына хәл итә алырлык җавапны тапкан иде. Табын хуҗасы аек булса, моңа канәгатьләнеп китеп барыр һәм эшне зурга җибәрми калыр иде. Әмма ул ярыйсы ук исереп өлгергән иде шул. Һәм мин, ничек кенә җавап бирсәм дә, җәзасыз калмаячак идем.
– Әйе, – дидем мин, – тәмәке төпчеген сезгә дип ыргытмаган идем. Һәм «козлы вонючие» дигәнем дә сезгә түгел иде.
– Гафу үтен! – диде табын хуҗасы, күзен акайтып.
– Гафу итегез, – дип кабатладым мин көтелмәгән җиңеллек һәм битарафлык белән.
Ләкин бу табын хуҗасына ошамады.
– Син адәмчә итеп гафу үтен!
– Һмм… – Мин елмаеп куйдым һәм шундук, йөземә ясалма мескенлек чыгарып, табын хуҗасының күзенә текәлдем: – Сезне сасыган кәҗә дип атамаган һәм тәмәке төпчеген сезгә дип ыргытмаган өчен гафу итегез.
Сул яктан котылгысыз тизлек белән якынлашкан нәрсәне күреп, шундук артка янтайдым, һәм кыска буйлы, таза гәүдәле табын хуҗасының йодрыгы борын төбемнән исән‑имин генә узып китте. Абзый ипкә килерлек түгел, ә минем эшне зурга җибәрергә теләк юк иде. Үзем генә булсам – бер хәл, минем аркада бөтен артистлар да ач калырга мөмкин. Мин шуларны уйладым да тынычлана төштем. Бәхеткә каршы, кемдер табын хуҗасын култыклап читкә алып китте.
– Күңелегезгә авыр ишетелсә, чынлап та, гафу итегез, – дидем мин, безне тамаша кылган төркемгә карап, – мин сезне кимсетергә теләмәгән идем.
– Без бөтенләй бүтән темага сөйләшә идек… – дип элеп алды Илнур.
– Ярый, – дип елмайгандай итте берәү, мин аның исем‑атын хәтерләмим инде, банкир иде бугай. – Без аңлыйбыз… Бары тик хуҗа гына йомшара төшкән… Сез, егетләр, эшегезне дәвам итегез…
Һәм аның сүзе белән бөтенесе дә үзгәргәндәй булды. Баштарак безгә гайре табигый нәрсәгә карагандай аптырау катыш нәфрәт белән баккан күзләр бераз нурлана төште. Аннан соң, табында шаян сүзне аңлаган, югары бәяләгән кешеләр дә юк түгел, һәм минем шаярулар аларга ошый иде. Ә кайберләре хәтта минем язучы икәнемне дә белә… Хәер, монысы кичә беткәндәрәк кенә ачыкланды. Тәнәфес азагына озын буйлы яшь кенә бер ир килеп җитте. Аны күрүгә, барысы да урыннарында тибрәнеп куйгандай тоелдылар. Ул, ишек төбенә җитүгә, барыбыз белән дә күрешеп чыкты. Дөресрәге, ул иң беренче минем белән күреште…
Банкирның сүзеннән соң без залга керергә дип борылган идек инде. Әмма шундук кереп китүне яхшысынмыйча, мин тәмәке алып кабыздым. Нәкъ шул вакытта караңгы тәрәзәле джип килеп туктады, һәм аннан озын буйлы бер ир чыкты. Кыска җиңле ак күлмәктән. Яшькә ул миннән артык зур булмагандыр. Беренче күрүдән үк ул миңа үз кеше булып тоелды. Моның хәрәкәтендә үзен әллә кемгә кую, башкаларны кимсетү кебек нәрсәнең эзе дә юк иде. Аны күрүгә, баскычның икенче ягында тәмәке көйрәтеп торган төркем тибрәнеп куйды. Кемдер аңа каршы омтылып та алды бугай. Әмма теге кеше туп‑туры Илнур белән безнең янга атлады. Һәм иң беренче булып миңа кул бирде.
– Хәлләр ничек, Илгизәр?! – дип елмайды ул һәм, мин «әйбәт» дип баш каккач, өстәп куйды: – Синең хәлләр мотлак әйбәт булырга тиеш. Яхшы язучы син. Мин укып барам…
Мин бу адәмне белми идем. Шуңа сүз озынайтып тора алмадым. Ул Илнур белән күреште дә баскычның теге ягына атлады. Без Илнур белән залга уздык. Бераздан яныбызга табын хуҗасының улы йөгереп килеп җитте.
– Бераз үзгәреш бар, – диде ул, каш астыннан миңа сөзеп карап. – Тәнәфестән соң иң беренче сүзне Даутовка бирәбез. Абрар Муса улына.
Кунаклар табынга утырып беткәч, безнең җырчы кыз бер җыр җырлады да, мин, шуңа бәйләп, Абрар Муса улына сүз бирдем. Кызык кына килеп чыкты. Хәтта табындагылар кул чабып ук җибәрде. Мин, әлбәттә, бу алкышларның минем шаяру өчен түгеллеген белә идем. Шулай да күңел күтәрелеп китте. Ә Даутов, микрофонны алып:
– Рәхмәт, Илгизәр… – дигәч, бигрәк тә. Чөнки минем исем ишетелү белән, табында чыш‑пыш китте. Мин аларның нәрсә турында икәнен чамалый идем. «Туктале, кем соң бу егет?! Абрар Мусаевич аны каян белә? Әллә дуслар микән?» Кыска вакытлы пышылдашулар шул хакта иде.
Әлбәттә, исеменең кемнеңдер авызыннан ишетелгән өчен генә ниндидер мәгънәгә ия булуы язучы өчен бик күңелле күренеш түгел. Әмма бу начар да булып чыкмады. Табындагыларның безгә алар күңелен күрер өчен килгән артистларга булган карашы бөтенләй үзгәрде. Алар безне башта үзләре белән тиң күреп, ә соңрак хәтта бераз югарырак куеп аралаштылар. Соклануларын белдерергә дә, танышлары һәм кыз‑уллары өчен автографлар сорарга да тартынмадылар. Һәм без дә аларга халык җилкәсендә утыручы сорыкортлар итеп түгел, ә чын‑чынлап дәрәҗәле һәм абруйлы кешеләр сыман итеп карадык.
Ә бер арада Абрар Муса улы, бөтен табынга күренерлек итеп, миңа үзенең визиткасын сузды:
– Киләсе дүшәмбедә минем янга кагылып чык әле, Илгизәр.
– Дүшәмбедә булмый, – дип бүлдердем мин, – әйдәгез, сишәмбегә калдырыйк.
– Бик хуп, – дип елмайды Даутов, – килештек.
Бүген җомга, иртәгә туйганчы йоклап, ял итеп алсам, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрдә яңа әсәрне тагын бер кат карап‑төзәтеп чыгармын дип, үзем өчен күптән хәл итеп куйган идем. Мондый эштән мине үлем, яки замана ахры, яки шуңа охшашрак тагын берәр нәрсә генә бүләргә мөмкин. Даутовның тәкъдименә каршы килүем бары тик шуннан гына иде. Ләкин очрашуны кичектерүем табындагылар арасында тагын ниндидер аңлашылмаучылык тудырды. Алар, әлбәттә, бернәрсә дә дәшмәделәр, әмма бер‑берсенә сәер карашлар атып, иңнәрен сикерткәндәй итеп куйдылар. Һәм миңа булган мөнәсәбәтләре тагы да ныграк үзгәрде: баштагы мәлләрдә бик уңышлы шаяруларымны да игътибарсыз калдырсалар, хәзер шаяруга охшаган һәр сүзем саен диярлек көлеп, һичьюгы елмаеп алырга тырыштылар. Аларның бу кыланышы миңа да бик кызык булып тоелды һәм күңелемне күтәреп җибәрде. Ә икенче тәнәфескә чыккач, җаен туры китереп, кунакларның барысы да диярлек миңа үзләренең визиткасын бирде, вакытым булганда яннарына кереп чыгуымны үтенделәр.
Табын хуҗасының миңа булган ачуы да бик тиз онытылды. Ул вәгъдә ителгән акчасын тоттырып, һәрберебезнең аркасыннан сөеп озатты. Хәтта миннән гафу да үтенергә онытмады: «Артыграк киткән. Сез, берүк, кичерә күрегез инде…» Мин, әлбәттә, әлеге сүзләр астында Даутовның безгә булган мөнәсәбәте ятканын бик яхшы төшенә идем.
Табын хуҗасын берсүзсез гафу иттем. Хәтта акчасын алгач рәхмәт тә әйттем бугай әле. Тагын шундый өч‑дүрт табын алып барырга кушсалар да, бурычларымнан тулысынча котылуымны уйлап, шатланып риза булачак идем. Бернәрсә дә бушка гына килми. Һәрнәрсә өчен дә түләргә кирәк. Арурак акча эшлим дисәң, кимсенүләргә дә түзәргә туры килә. Бүгенге табында утырган әфәнделәрнең калын кесәсе нигезендә дә шул мыскыллауларга түзә белү ята иде. Үзеңнән өстенрәкләргә ялагайлана белү. Үзеңне адәмгә дә санамаган бәндәләрнең табанын ялый белү. Бу – җиңел нәрсә түгел. Бүген мин аны үз иңемдә тойдым. Шушы авырлыкка түзүләре, түзә алулары белән генә дә алар җитеш тормышка хаклы иделәр. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Һәм мин безгә көчеккә карагандай карап та, Даутов алдында калтырап төшкән кунакларны аңлагандай булдым.
Менә шундый хәлләр.
Бу дөньяда аңлап һәм аклап булмастай бер генә кабахәтлек тә юк бугай.
* * *
Барысы да гади генә бәхәстән башланды, дигән идем…
Теге табында мин Даутовны беренче тапкыр күргән идем. Сишәмбегә кадәр, аның турында тулырак мәгълүмат тупларга тырышып, белгән‑күргәннәрдән сораштырып карадым. Тик алган мәгълүматым бик тә фәкыйрь булып чыкты. Нефть белән бәйле эшкуар, бик бай адәм. Президентның бик якын кешесе. Бары шул. Аның башкарган вазифасын да, нефть җитештерүнең кайсы тармагында эшләвен дә, туган‑үскән җирен дә тәгаен белгән кеше табылмады. Хәер, акчаны һәм властьны Алла итеп күргән дәвер кешеләре өчен болар кызык та булмагандыр. Аның байлыгы һәм Президентка якынлыгы үзе генә дә тылсымлы көчкә ия иде.