Китап (роман)
Ваннага килеп керү белән, бүлмә эче хуш исләр белән тулды, якты моң агыла башлады. Стеналар бер мизгелгә генә сыекланып алды да анда, сафтан‑саф сулы елга хасил булды. Елга ярындагы талларда кошлар сайрый, яфракларны җиңелчә генә тибрәндереп, ягымлы җил исә. Сулар һавасы да саф, татлы – бөтен булмышыңа үтеп керә, күңелгә чиксез ләззәт бирә. Ләйлә су керү турында уйлауга ук, өстендәге киемнәре юкка чыкты, һәм ул, аяк астындагы кайнар комга басып, елгага атлады. Аяк йөзеннән суга кергәч, иелеп, учлары белән җылы дулкыннарны сөзде, битләрен чайкап алды, аннан соң муеннарын, кулбашларын сыпырды да бар күңелен биләп алган тилерткеч дәрт белән елга куенына ташланды. Төрле төстәге вак балыклар, аннан өркеп, читкә тайпылышты. Ләйлә аларга игътибар итеп тормады, колачын җәеп йөзәргә тотынды. Ул, ләззәткә бирелеп, елганың бер ярыннан икенчесенә йөзеп уйнады да, аз гына арыганлыгын тоеп, дулкыннар өстендә чалкан әйләнде. Шул халәтендә, кояшның назлы нурларыннан күзләрен кыса биреп, татлы елмайды, кулларын җәйде. Ул болай да су коенырга, су коенганда дулкыннар өстендә менә шулай чалкан ятарга ярата иде. Әмма бу юлы елганың дулкыннары гади түгел иде. Алар хатынның аркаларына, ботларына, бөтен тәненә әйтеп аңлатып булмаслык рәхәтлек биреп массаж ясадылар. Беркадәр шулай яткач, ул, рәхәтлеккә түзәлмичә, суга чумды. Башта гадәтенчә күзләрен йомса да, соңрак, үзенең кайда икәнлеген искә алып, тирә‑ягына күз салды һәм сокланудан чак кычкырып җибәрмәде. Монда оҗмах хозурлыгы иде. Саф чиста су. Кояш нурында төрле төсләргә кереп, мәрҗәндәй ялтырап китүче эреле‑ваклы гүзәл балыклар, әллә нинди сихри үсемлекләр…
«Илдар белән бергә керергә кирәк булыр, – дип уйлап алды хатын, – монда шундый соклангыч икән…»
Ире исенә төшүгә, ул кабат дулкыннар өстенә чыкты да яр буена йөзеп китте. Суның муен тиңентен урынына җиткәч, басып калды. «Чистарынырга кирәк», – дип уйлады. Шул арада ниндидер күзгә күренмәс кул аны хуш ис бөркеп торган назлы мунчала белән юарга кереште. Бу кызык та, рәхәт тә иде. Бераздан юу тукталды, Ләйлә тагы бер кат суга чумып алды. Дулкыннар өстенә таралган күбекләр юкка чыкты…
Тагы бер мизгел үтүгә, ул ванна бүлмәсендә иде инде. Бүлмәдәге җылы дулкын аның тәнен киптерде, чәчләрен матурлап тарады. Бераздан хатынның өстендә алсу төстәге кыска халат, аякларында йомшак башмак пәйда булды. Ул, боларны күреп, канәгать елмаеп куйды һәм, ваннадан чыгып, кухняга юнәлде. Бөтен бүлмәгә тәмле аш исе таралган иде.
– Илдар! – дип дәште хатын. – Ашарга әзер…
Ире, канәгать елмаеп, ишектә пәйда булды. Ул да яңа гына ваннадан чыккан иде. Хатыны янына килеп, аның бит очыннан гына үбеп алды да табынга утырды. Өстәл буп‑буш иде. Алар утыруга ук, алларында берешәр стакан алма суты пәйда булды. Аны эчеп куюга, буш стаканнар юкка чыкты да, тәлинкәләр барлыкка килде…
Ир белән хатын бер‑берсенә карап елмаешып тордылар да кашыкка үрелделәр.
– О! Соклангыч! – диде ир пылауны тәмләп карау белән. – Мин синең нәкъ шундый итеп пешергәнеңне яратам.
Ләйлә кеткелдәп куйды.
– Әмма монысын мин пешермәдем, – диде ул, бераз сагая төшеп, – моны йорт пешерде.
– Әмма ул аны нәкъ синеңчә итеп, мин яратканча итеп пешергән. Менә үзең дә ашап кара әле.
Хатын бер кашык капты да иренә карады.
– Нәрсә?! – диде ир, аның кыяфәтеннән сагаеп. – Нәрсә булды?
Хатын елмайды.
– Әмма бу… Хәтереңдәме, син бермәлне, мин эштән кайтуга, пылау пешереп куйган идең? – диде хатын канәгать бер хыялыйлык белән. – Мин аны шултиклем нык яраткан идем… Бу – нәкъ шул пылау… Бу мин пешергәнчә түгел…
Ир тәлинкәгә үрелгән җиреннән туктап калды.
– Ләкин… – Һәм ул, елмаеп, хатынының тәлинкәсеннән бер кашык алып капты. – Чынлап та! Минекен дә тәмләп кара әле.
Хатын ирнең тәлинкәсенә үрелде дә шаркылдап көлеп җибәрде:
– Мин сиңа ышанам! Ышанам. Өй безгә үзебез яраткан ашны пешерә. Миңа мин теләгәнчә итеп, сиңа – син теләгәнчә. Менә могҗиза!
– Соклангыч!
Һәм алар сөенеч белән ашарга керештеләр.
Бу өйгә алар әле кичә генә күченеп килгәннәр иде. Бүген беренче көнне генә каршы алалар. Һәм һәр күренеш алар өчен зур яңалык, чиксез могҗиза булып тоела иде. Алар бәхетле иделәр. Бер‑берсен өзелеп яраткан утыз биш яшьлек ир белән хатын өчен шуннан да зуррак бәхет юктыр төсле иде.
Бераздан Ләйлә ирен озатырга ишек төбенә чыкты.
Икесеннән дә якты нур тарала иде. Өйдә бары тик алар гына тоя, алар гына ишетә алган татлы моң яңгырый.
– Мин мондый йорт турында хыяллана да алмаган идем… – Хатын, назланып, аның муеныннан кочаклады: – Рәхмәт сиңа, кадерлем!
Илдар канәгать елмайды. Хатынының чәчләреннән сыйпап, бит очыннан үбеп алды да аның кулын сак кына шудырып төшерде.
– Чынлап та шәп, әйеме? – диде ул, галстугын төзәтеп. – Кыйбат та түгел.
– Ә миңа, барысыннан да бигрәк, диван ошады, – дип, назлы елмайды хатын. – Эшеңнән тизрәк урап кайт, яме…
Илдар сәгатенә карап алды да, мут елмаеп, тагын галстугына үрелде.
– Әле вакыт бар. – Ул, галстугын салып, шкаф ягына ыргытты. – Күп түгел түгелен…
– Юк… – Ләйлә аның галстугын эләктереп алды да кабат иренең муенына кидерде. – Эштән кайткач, яме…
Илдар иренен бүлтәйтеп куйды. Һәм бик төксе кыяфәт белән галстугын төзәтергә тотынды.
– Эшеңә соңлавыңны теләмим, – дип акланды хатыны, – үзең беләсең бит инде, мин ашык‑пошык кыланганны яратмыйм. Кайткач, яме… Иркенләп, рәхәтләнеп…
Илдар аны кинәт кочаклап алды да, күкрәгенә кысып, кая туры килә, шуннан үбәргә тотынды.
– Бердәнберем минем…
– Җаным…
Алар, үзләре дә сизмәстән, наз дөньясына чумдылар, һәм кайнар сулышлар моңы, хисләр яктылыгы бөтен өйгә таралгандай булды. Әлеге иркәләшү тиз генә тукталачак түгел иде. Әмма көтмәгәндә ягымлы тавыш ишетелде:
– Онытылып китмәгез! Илдар, эшеңә соңлыйсың.
Әлеге тавыштан икесе дә аптырап катып калдылар. Кемнедер күрергә теләгәндәй, ирексездән тирә‑якка күз ташладылар. Һәм эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, икесе дә берьюлы кычкырып көләргә тотындылар.
– Өй! – дип шаркылдады Ләйлә. – Өй безгә рөхсәт итми.
– Күралмыйм бу өйне! – дип көлде Илдар. – Аның безгә комачауларга ни хакы бар? Ишетәсеңме, өй, син безгә комачаулама! Югыйсә…
– Ә ул чынлап та хаклы… – диде Ләйлә. – Сиңа китәргә вакыт, кадерлем…
Илдар хатынын үпте дә ишек төбендәге кечкенә келәмгә барып басты. Шундук келәм эченнән аның туфлие күренде, ул үзлегеннән ирнең аягына киелде. Бу хәл мизгел эчендә эшләнде, хәтта күз дә иярерлек булмады. Бер үк вакытта ниндидер күзгә күренмәс кул Илдарның чәчләрен матурлады, киемнәрен төзәтте, хәтта хушбуй да сиптереп куйды. Һәм барысы да әзер булгач, ишек ачылды.
– Хәерле юл сиңа, Илдар! – диде ниндидер ягымлы тавыш. – Исән‑имин йөреп кайт…
Боларны сокланып күзәтеп торган Ләйләнең иренендәге елмаю бер генә мәлгә сүрелеп калды. Ишектән чыгып киткәндә, иренә соңгы сүзне ул әйтергә тиеш иде. Ә монда… Адәм баласының бөтен теләк‑хаҗәтләрен үти торган шушы йорт хатынны икенче планга күчереп куяр төслерәк тоелды. Ләкин ул моңсулыкка бирелмәскә тырышты. Йорт чынлап та соклангыч иде. Ул сине үзе ашата, үзе киендерә, үзе йоклата. Йокы турында уйлауга, ул бүгенге төнне исенә төшерде дә татлы елмаеп куйды. Диван. Ир белән хатынның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен искә алып эшләнгән бу диван йокының тирән һәм тәмле булуын гына тәэмин итми, ул хәтта җенси мөнәсәбәтләрне дә тулыландырырга, яктырак, татлырак, ләззәтлерәк итәргә сәләтле иде. Гомумән, бу йорт кеше өчен, аның бәхетле тормышы өчен эшләнгән изге нәрсә иде.
Ләйлә болдырга йөгереп чыкты. Илдар машинага утырып өлгермәгән иде әле. Ул хатынын күреп елмайды. Ләйлә бармакларын елмаюлы ирененә тидереп алды да иренә кул болгады. Илдар аңа карап күз кысты һәм кабинага кереп утырды. Машина кузгалып китте.
3
– Мин сезгә хезмәт итәргә әзер, – дигән ягымлы тавыш ишетелде машина кәнәфиенә кереп утыру белән. – Кая юнәләбез?
– Эшкә.
Илдар машинаның мондый гадәтләренә күнегеп беткән иде инде, артык әһәмият бирмәде. Ул йорт турында уйлады. Һәм болдырга чыгып кул болгап калган хатыны турында. Әле аерылышуларына мизгел дә үтмәде, ә ул инде сагынып та өлгерде. Сагыну көчле иде. Өйдән ераклашкан саен, йөрәгенең ниндидер бер кылы ныграк суырылган төсле тоелды. Кире борыласы, эшкә барудан берәр сәбәп табып баш тартасы иде. Мондый гамәл ахмаклык икәнен белсә дә, ул бүген беренче тапкыр өйдән китәргә теләмәде. Беренче тапкыр ул чынлап, өзелеп сагынды. Сагыну көчле иде. Тик ул бер нәрсәне генә ачыклый алмады. Ләйләне сагынуы идеме, әллә өйнеме? Икесен дә… Икесен дә сагыну иде бу… Һәрхәлдә, Илдар шулай уйлады, үзен шуңа ышандырырга тырышты…